«Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУда яфраклы агач сапларын әзерләү эше төгәлләнгән. «Барлыгы 15 мең данә Гибрид-38 тирәк сабы әзерләнде. Саплар питомникның мәктәп бүлегенә утыртылачак, ә аннан соң яклагыч урман үсентеләре утырту өчен файдаланылачак, – дип сөйләде «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Нурфия Ибраһимова. – Бу атна ахырында стандарт утырту материалын казып алуга керешергә планлаштырабыз».
2021 елның язгы урман культуралары сезоны кысаларында Бөгелмә урманчылыгы территориясендә 126 га мәйданда – урманнарны торгызу, 220 га – урман культураларын тулыландыру, 634 га – урман культураларын агротехник карау, питомникта 0,8 га орлык чәчү эшләре башкарылачак. Моннан тыш, Азнакай районында 100 га мәйданда яклагыч урман утыртмалары утырту эшләре дә планлаштырылган.