ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ИФОда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Василий Чернов катнашты.

Утырыш барышында Александр Орнатский Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм янгынга каршы җиһазлар сатып алу мәсьәләләренә тукталды.

Шулай ук урман комплексын цифрлаштыру, урман декларацияләрен кабул итү буенча дәүләт хакимияте органнары тарафыннан электрон рәвештә урманнардан файдалану турында хисап тапшыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International