Республика урман хуҗалыкларына «Экология» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган урман янгыннарын сүндерү техникасы тапшырылды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Бүген Биектау авылындагы «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУнең урман янгыннарын сүндерү станциясе базасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман янгыннарын сүндерү техникасыннан ачкычлар һәм урман янгыннарын сүндерү җиһазлары сатып алу өчен сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

«15 апрельдә Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор башланып китте. Бу техника урман янгыннарын сүндерү станцияләренең җиһазланыш дәрәҗәсен яхшыртырга һәм урманнарны янгыннардан саклауның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәр дип ышанам, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Киләсе чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне көчәйтергә, урманнарны янгынга каршы тәртипкә китерү буенча чаралар комплексының үз вакытында үтәлешен тәэмин итәргә һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча аңлату эшләрен дәвам иттерергә кирәк».

«Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», – дип өстәде министр.

«Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында сатып алынган барлыгы 18 берәмлек техника тапшырылды. Бу – УАЗ-390945 базасындагы 13 берәмлек кече урман патруле комплексы, 5 берәмлек УЛПК-4П универсаль урман янгыннарын сүндерү комплексы һәм 58 берәмлек янгынга каршы тору җиһазы (югары басымлы янгын җайланмалары, һава өрдергечләр, күчмә мотопомпалар, метеостанцияләр һ.б.).

Исегезгә төшерик, 2021 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 187,2 млн.сум күләмендә финанс бүлеп бирелде, шул исәптән урман янгыннарын сүндерү һәм урман культурлары техникасын сатып алуга – 99,1 млн.сум.

Ел дәвамында Министрлык карамагындагы учреждениеләргә 10 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, 13 берәмлек АЛП-1 урман утырту машинасы, 11 берәмлек ПКЛ-70 урман тырмасы, 15 берәмлек урман культиваторы КЛБ-1,7 һәм 190 берәмлек янгынга каршы җиһаз сатып алыначак һәм тапшырылачак.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

2019-2020 елларда «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 66 берәмлек урман-культура һәм 39 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы белән тулыландырылды. Моннан тыш, 159 берәмлек янгынга каршы җиһаз сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International