Бүген Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе старт алды. Быел ул 2 этапта: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр узачак.
Язгы этап кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманнардагы ял урыннарын төзәтү һәм төзекләндерү ниятләнә.
«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле уздырыла. Аның төп максаты – урманнарда иминлекле санитар-экологик торыш булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында уза. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре белән беррәттән, акциядә даими катнашучылар арасында министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар бар.
2019 елда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә 14 меңгә якын кеше кушылган булган. Акция нәтиҗәләре буенча урман фондыннан 3840 куб. м күләмендә каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган. Моннан тыш, 450 артык мәгълүмат тактасы, аншлаглар, ял итү урыннары ремонтланган һәм 17 чишмә төзекләндерелгән. 2020 елда яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында әлеге акция үткәрелмәде.