Россия Табигать министрлыгы тарафыннан урман декларациясендә кулланыла торган нормалар турында боерык проекты эшләнгән

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан «Урман декларациясе формасын, аны тутыру һәм тапшыру тәртибен, урман декларациясе форматына электрон рәвештә таләпләр раслау турында»гы боерык проекты әзерләнгән.

«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 04.02.2021 ел, № 3-ФЗ Федераль законның 8 пункты нигезендә, урман декларацияләре электрон документ рәвешендә тапшырыла.

Боерык проектында урман декларациясен кабул итү яки кабул итүдән баш тарту турында мөрәҗәгать итүченең хәбәр алу тәртибе камилләштерелгән, шул ук вакытта урман декларациясен кабул итү яки кабул итүдән баш тарту турында белдерү мөрәҗәгать итүчегә электрон формада җибәрелә.

Моннан тыш, урман декларациясен кабул итү турында хәбәр алынганнан соң гына урманнардан файдаланучыларның аннан файдалана алуы тәгаенләштерелә, үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында урман декларациясен кабул итү яки кабул итүдән баш тарту турында урманнан файдаланучы затка белдерүнең килеп җитмәве аркасында вәкаләтле хакимият органы тарафыннан кабул ителгән урман декларациясе булмаса, урманнардан ихтимал файдалану очракларына чик куела.

Урман декларациясен электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеген тәэмин итү максатларында урман декларациясенең яңа формасы каралган.

Шул ук вакытта урман декларациясе формасы урман кисү нокталары координаталары турында белешмәләрне күздә тоткан кушымта белән тулыландырылган.

Боерык проекты, иҗтимагый фикер алышу, шулай ук коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру өчен, Башкарма хакимиятнең федераль органнары тарафыннан норматив хокукый актлар проектларын әзерләү һәм алар буенча «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре турында мәгълүмат ачуның бердәм порталында (regulation.gov.ru) урнаштырылган.

 

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International