Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг узды. Анда министр Татарстан Республикасында урман культуралары эшләрен башлау, Министрлыкның урманнарда янгын куркынычы сезонына һәм табигать саклау акцияләренә әзерлеге турында сөйләде.
«2019 елдан башлап республикада урманнарны торгызу эшләре «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә. Аның төп максаты – 2024 елга урманнарны кисү һәм яңадан торгызу нисбәтен 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Әлеге максатка ирешү өчен «Урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнде. 2021 елга беренче индикаторның проект күрсәткече 77,7% тәшкил итә».
Министр хәбәр иткәнчә, быел Татарстан Республикасында төбәк проекты буенча 3855 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак. Шуның белән берлектә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 1748 га җирләрдә, Азнакай муниципаль районы чикләрендәге 1650 га мәйданда саклагыч урман үсентеләре утыртылачак.
«Шул рәвешле, 2021 елда Татарстанда барлыгы 7253 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылачак, – диде ул. – Урман культуралары чоры кичә, 19 апрель көнне башланып китте. Урман культуралары утыртуга беренчеләрдән булып Татарстан Республикасының Нурлат, Лениногорск, Мамадыш, Саба һәм Чирмешән урманчылыклары белгечләре кереште».
Урманнарны торгызу эшләрен башкару өчен узган ел базислы урман питомникларында һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 37,4 млн.данә стандарт утырту материалы, шул исәптән ылыслы токымнар – 28,8 млн. данә, яфраклы токымнар – 7,5 млн. данә, куаклар – 1,1 млн. данә үстерелгән.
Моннан тыш, 2021 елның урман культуралары сезоны кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан 14452 га мәйданда – урман культураларын агротехник карау, 4063 га – урман культураларын тулыландыру һәм базислы урман питомникларында 20 га орлык чәчү эшләре башкарылачак.
«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре алдында торган икенче, тагын бер мөһим бурыч – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, –дип ассызыклады Равил Кузюров. – Урманнарда чираттагы янгын чыгу куркынычы янаган чор 15 апрельдә башланды».
Янгын куркынычы янаган чорга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы эшләнгән, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән һәм Татарстан Республикасы урман фондын авиапатрульләү буенча хезмәт күрсәтүгә контракт төзелгән.
Министр сүзләренә караганда, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгы хәленә космик һәм җир өстендә мониторинг алып барыла, урманнарны янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар комплексы башкарыла, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук үткәрелә торган акцияләргә дә тукталды. «Кичә, 19 апрельдә, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе башланып китте. Быел ул 2 этапта узачак: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Акциянең язгы этабында республиканың урман фонды территориясе каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистартылачак, моннан тыш, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын төзекләндерү планлаштырыла».
Быелның 8 маенда Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе оештырылачак, диде министр. Бу көнне фронттан туган якларына һәм якыннарына әйләнеп кайтмаган 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 350 мең үсенте утырту планлаштырыла. Агач утыртуда Министрлык карамагындагы учреждениеләр, башкарма комитетлар, учреждениеләр, оешмалар, муниципаль районнардагы предприятиеләр, яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, волонтерлар катнашачак.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында (урман фонды җирләрен һәм торак пунктларны исәпкә алып) барлыгы 1 млн. үсенте утыртылыр дип көтелә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән тыш, министрга Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты студентлары да сораулар бирә алды.