«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында утырту материалының характеристикаларын бәяләү буенча эшләр башкара.
Бүгенге көндә республиканың Арча, Аксубай һәм Зеленодольск урман хуҗалыклары питомникларында 20 партия утырту материалы тикшерелгән. Тикшерү барышында үсентеләрнең биеклеге һәм диаметры билгеләнгән, чүп үләннәре белән каплану дәрәҗәсе, авыру билгеләре булу-булмавы, корткычлар белән зарарлану дәрәҗәсе һ.б. билгеләнгән.
Белгечләр сүзләренә караганда, утырту материалының торышы яхшы дип бәяләнә.