Шәһәр яны урманчылыгының урман остасы Виталий Шмелев картографик грамоталылыкны формалаштыру мәсьәләләре буенча семинар эшендә катнашкан

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Лаеш районы Никольское урта мәктәбендә картографик грамоталылыкны формалаштыру мәсьәләләре буенча семинар узган. Аның эшендә «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ Столбище кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Виталий Шмелев катнашкан.

Семинар барышында укучыларда картографик белемнәрне формалаштыру һәм карталар белән эшләү буенча практик күнекмәләр булдыру мәсьәләләре каралган. Шулай ук семинар кысаларында «Җир көне» дигән дәрестән тыш чара да оештырылган.

Доклад белән кишәрлек урманчысы Виталий Шмелев та чыгыш ясаган. Ул Татарстан Республикасының урман фонды, квартал челтәре һәм квартал баганалары турында сөйләгән. Шулай ук Виталий Шмелев урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм аларны бозган өчен җаваплылык чараларына да җентекләп тукталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International