Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ИФОда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Утырыш барышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорны уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Быел урман янгыннары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда артып киткән. Һәм шул ук вакытта 2021 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор соңрак башланды бит әле, – дип белдерде департамент җитәкчесе Александр Орнатский. – Шуңа күрә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне көчәйтергә һәм билгеләнгән вакытта янгынга каршы барлык чараларны үтәргә кирәк».
Шулай ук департамент җитәкчесе «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында ведомствоара хезмәттәшлек, урман янгыннарын пропагандалау, урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм янгынга каршы җиһазлар сатып алу мәсьәләләренә дә тукталды.