Бүген Татарстан Республикасында республика өмәсе узды. Территорияләрне чистарту буенча традицион чаралар санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна 2021» республика акциясе кысаларында узды.
Казанда шимбә өмәсенең үзәк мәйданчыгы Нокса авышлыгы урамындагы парк булды. Чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов старт бирде.
«Кыштан соң барлык участокларны тәртипкә китерергә кирәк. Өмәгә чыкканнарга чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Әлбәттә, без бүген генә җыештырырга тиеш түгел. Безнең өчен бу юнәлештә системалы эшләү өстенлекле булып тора. Тулаем алганда, без әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтебезне үзгәртергә тиеш, чөнки тормышыбызның сыйфаты шуңа бәйле».
Ачылу тантанасыннан соң Татарстан Президенты чакырылган башка кунаклар белән бергә агач утыртуда катнашты – быел 60 данә гади нарат үсентесе утыртылды. Акциягә «Ак Барс» хоккейчылары Дмитрий Квартальнов, Александр Бурмистров, Кирилл Петров, Артем Галимов та кушылды.
Өмә кысаларында сезонның беренче уены – квест форматында «Чиста уеннар» оештырылды, #эковесна2021 инстаграм-конкурсына йомгак ясалды. Биредә шулай ук интерактивларда, экологик мастер-классларда да (экологик бәйрәмнәр уздыру, чүп-чарны аерым җыю, белем бирү проектлары) катнашырга мөмкин иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген ТР муниципаль районнарында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең үзәк чаралары узды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләрен башкарды.