Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә алдагы чорга бурычлар билгеләнде

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырышта нотыклар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.

Илгизәр Зарипов урманнарда барган янгын чыгу куркынычы янаган чор һәм урман культуралары эшләре турында сөйләде.

«Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, быел – 26 апрельгә Татарстан Республикасы территориясендә 472 термик нокта теркәлгән, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 168 ноктага күбрәк. Урманнарда, бигрәк тә май бәйрәмнәрендә, янгын куркынычсызлыгына карата контрольне арттырырга кирәк».

Аның сүзләренә караганда, 2021 елның урман культуралары сезоны кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре 593 га мәйданда (планның 39%) урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен башкарган. Республиканың Лениногорск, Нурлат, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре урман культуралары утырту эшен төгәлләгән.

«Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасында барлыгы 3855 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак. Шуның белән берлектә, 1748 гектар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, Азнакай муниципаль районы чикләрендә 1650 гектарда саклагыч урман үсентеләре утыртылачак, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. – Ясалма урман торгызу эшләре 15 майдан да соңга калмыйча тәмамланырга тиеш».

Рәис Гомәров товар продукциясе җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү, республика предприятиеләренә агач ташу, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү, хезмәт хакы түләү, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә тукталды.

«Барлык урман культуралары, урман хуҗалыгы һәм агач әзерләү эшләрен башкарганда хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы турында онытырга ярамый. Безнең төп байлыгыбыз һәрвакыт кешеләр булды һәм шулай булып калачак та. Тармак үсеше нәкъ менә алар ярдәмендә тәэмин ителә», – дип ассызыклады Рәис Гомәров.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, урман культуралары сезоны һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында эшләр башкаруга бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Без урманнарны торгызу эшләрен вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыгарга тиеш, чөнки «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты индикаторына ирешү шуңа бәйле», – диде, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Равил Кузюров. – Май, һичшиксез, янгын чыгу хәтәре буенча елның иң куркыныч айларының берсе булачак. Урманнарга булган зур рекреация йөкләнешен исәпкә алып, гражданнар, учреждениеләр, оешмалар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлүенә  контрольне көчәйтергә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International