«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре феромонлы тозаклар кулланып, зарарлы организмнар популяциясен күзәтү эшенә керешкән. Мәсәлән, кичә, 26 нчы апрельдә, белгечләр Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә кайры белән туклана торган типограф корткычын тоту өчен феромонлы тозак урнаштырган.
«Бу алым урман корткычларының үсеш алган очракны үз вакытында билгеләргә мөмкинлек бирә, превентив һәм нәтиҗәле урман саклау чараларын куллану өчен бу аеруча мөһим, – дип сөйләде филиал җитәкчесе урынбасары Венера Ефременкова. – Киләчәктә ВНИИЛМ методик күрсәтмәләренә туры китереп, һәр 5-10 көн саен тотылган бөҗәкләрне исәпкә алу планлаштырыла».