Татарстанда янгынга каршы минераллаштырылган полосалар сузу һәм булганнарын яңарту эшләре дәвам итә

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын яңарту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 27 нче апреленә 1485,6 км (планның 62%ы) яңа полоса сузылган һәм гомуми озынлыгы  2825,6 км (59%) гамәлдә булганнары карап чыгылган. Республиканың Азнакай, Әлки, Баулы, Болгар, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кәләй, Кызыл Йолдыз һәм Чирмешән урман хуҗалыклары хезмәткәрләре эшләрне төгәлләгән инде.

Моннан тыш, хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат такталары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру эшләре дә алып барыла.

Исегезгә төшерик, быел Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор – 15 нче апрельдән, янгынга каршы махсус режим 26 нчы апрельдән башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International