ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Җиңү диктанты»нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан шәһәре Яңа Савин районының 31 нче урта мәктәбендә булды. Килеп җитү белән министр «Җиңү Йолдызы» акциясендә катнашты һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең мәктәп әдәби музее экспозициясе белән танышты.

Аннан соң ТР урман хуҗалыгы министры укучылар – Халыкара тарихи диктантта катнашучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары – «Җиңү диктанты» темасына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

«Бүген «Җиңү диктанты»н илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән меңләгән һөнәр ияләре язачак, – дип билгеләп үтте министр Равил Кузюров. – Әлбәттә, иң мөһиме – иң күп балл җыю түгел. Чөнки «Җиңү диктанты»ның төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларындагы хатирәләрне, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын саклап калу».

«Бөек Ватан сугышында Җиңү, сугыш кырларында ятып калган һәм тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган кешеләрнең батырлыгы турындагы хәтер нәселдән-нәселгә тапшырылырга һәм һәр гаиләдә сакланырга тиеш. Бу безнең геройларыбызга тирән ихтирам һәм ихлас рәхмәт белдерү ысулы, – дип өстәде Равил Кузюров. – Барыгызга да уңышлар телим».

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант – «Җиңү диктанты» инде өченче тапкыр үткәрелә. Татарстан Республикасында аны 8,5 меңнән артык кеше язар дип көтелә. 160 мәйданчык оештырылган, шул исәптән 145се – белем бирү учреждениеләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International