ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ИФОда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов катнашты.

Киңәшмә барышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды. «Урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор барлык субъектларда да башланды, ун субъектта янгынга каршы махсус режим кертелде, – диде департамент җитәкчесе Александр Орнатский. – Сезон башыннан бирле урман фонды җирләрендә 5,7 мең тапкыр тикшерү уздырылган һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен 96 беркетмә төзелгән».

«Алда булачак май бәйрәмнәрендә янгын куркынычы булган хәлгә мониторинг һәм халык арасында урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре көчәйтергә кирәк, – дип өстәде ул. – Шулай ук билгеләнгән вакытта янгынга каршы барлык чараларны үтәвегез турында сорыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International