ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Казан марафонында катнашты

2021 елның 2 мае, якшәмбе

Татарстан башкаласында Казан марафоны – 2021 чарасының икенче көне узды. Анда дөньяның 29 иленнән, шул исәптән Венесуэла, Көньяк Африка Республикасы, Эквадор, АКШ, Мексика һәм Германиядән дә, 14 меңнән артык кеше катнашкан. Марафонга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә кушылды.

Бүген спортчылар зендбайкаларда 10, 21,1 һәм 42,2 чакрымлык араларга йөгерделәр. Гадәттәгечә шәһәрнең иң гүзәл урыннары күренеп тора торган матур трассалар сайлап алынды, алар арасында Казан Кремле, Миллениум күпере, Кремль яр буе һ.б. бар иде.

«Мин спортны бик яратам, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы ярышларында һәм башка ярышларда да катнашам. Казан марафонын да читләтеп узмадым, – дип билгеләп үтте Министрлыкның аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин. – Спорт белән һәркем шөгыльләнергә тиеш дип саныйм. Даими физик активлык сәламәтлекне ныгыта һәм сакларга ярдәм итә, төрле авыруларны булдырмый кала».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International