«Россиянең ел агачы – 2021» конкурсы буенча тавыш бирү башланды

2021 елның 4 мае, сишәмбе

1 нче май көнне http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында «Россиянең ел агачы – 2021» конкурсы буенча тавыш бирү башланды. Аны «ЗДОРОВЫЙ ЛЕС» стратегик альянс коммерциясез партнерлыгы оештыра.

Быел җиңүгә дәгъва итүчеләр исемлеге шактый арткан – барлыгы 47 уникаль тарихи агач игълан ителгән. Татарстан Республикасыннан Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша, ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде. Чыршының яше – 134 ел, ә биеклеге – 30 метрдан артык.

Тавыш бирү агымдагы елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез,  «Россиянең ел агачы»  конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Ел агачы» халыкара конкурсының илкүләм сайлап алу этабы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International