8 майда Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак

2021 елның 7 мае, җомга

2021 елның 8 маенда Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белән идарә итү органының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Бу көнне фронттан туган якларына һәм якыннарына әйләнеп кайтмаган 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 350 мең үсенте утырту планлаштырыла.

Казан янында акция 3 мәйданчыкта – Матюшино (Вороновка авылы янында), Биектауда (Акинская аланы тимер юлы янында) һәм Шәһәр яны урманчылыгының Иске Казан кишәрлеге урманчылыгы (Ивановка авылы янында) территорияләрендә (кишәрлекләрнең координаталары: 55.639970°N 49.100214°E, 55.925614°N 49.224390°E һәм 55.959149°N 49.337139°E) узачак.

Матюшино кишәрлеге урманчылыгы территориясендәге участок мәйданы – 3 га, Биектау – 2,5 га, Иске Казан – 4 га. Әлеге мәйданчыкларда утырту өчен 40 мең чыршы һәм нарат үсентесе әзерләнгән.

Барыгызны да «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылырга һәм үз герое хөрмәтенә агач утыртырга чакырабыз.

Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Бармакчалы бияләйләр, көрәкләр, үсентеләр урында биреләчәк.

ТР муниципаль районнарындагы башка мәйданчыкларда акция үткәрү урыннары һәм вакыты турында Министрлык порталында белергә мөмкин:  https://minleshoz.tatarstan.ru/sad-pamyati.htm яки әлеге сайтта: https://садпамяти2021.рф.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Татарстан Республикасында 20 апрельдә башланып китте һәм 2021 елның 22 июненә кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы елның 7 маена 75 мең агач утыртылган. Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 1 млн. үсенте утыртылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International