Министр урынбасары Рәис Гомәров Лениногорск һәм Зәй муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лениногорск һәм Зәй районнарында эш сәфәрендә булды.

Лениногорск районында Рәис Гомәров Лениногорск кишәрлеге урманчылыгының 59 нчы кварталында урманнарны торгызу һәм 46 нчы кварталында урман культураларын тулыландырып утырту буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Җитәкче-урманчы Радий Салихов бүгенге көндә Лениногорск урманчылыгы территориясендә 10 га мәйданда – урман культуралары утырту, 2 га – урманнарны үрчетү, 10 га – саклагыч урман утыртмалары утырту, 22 га мәйданда урман культуралары утырту эшләре башкарылуы турында сөйләде.

Аннан соң министр урынбасары «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУнең эшчәнлек башкару кишәрлегендә, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУнең урман янгыннарын сүндерү станциясендә булды һәм «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ административ бинасында барган ремонт эшләре белән танышты.

Зәй районында Рәис Гомәров быел Болгар кишәрлеге урманчылыгының 76 һәм 79 кварталларында утыртылган урман культураларын карады. Аны «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Ранил Мөхәммәдиев озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International