ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Максаты – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу. Объектларны караганда аны муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов, «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Айдар Хәлиуллин озатып йөрде.

Килеп җитү белән министр базислы урман питомнигын карап чыкты һәм «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләрнең арадаш йомгаклары турында фикер алышынды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Равил Кузюров белгечләргә янгын куркынычсызлыгы торышын мониторинглау һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тикшереп торуны көчәйтергә кушты.

Шуннан соң ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы янгынга каршы минераллаштырылган полосаларга нигез салу барышы белән танышты һәм Минзәлә кишәрлеге урманчылыгының 120, 123, 95 һәм 93 кварталларында урманнарны яңадан торгызу буенча үткәрелгән чаралар сыйфатын бәяләде. Илнар Әхмәтгалиев, бүгенге көндә 2021 елгы урман культуралары сезоны кысаларында 80 га мәйданда урман культуралары утыртылды, 30 га мәйданда саклагыч урман утыртмалары утыртылды, 65 га мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылды, дип хәбәр итте.

Эшлекле сәфәр ахырында Равил Кузюров «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ өчен яңа административ бина төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International