«Рослесозащита» филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә иминият фондына салыр алдыннан урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү эшләре бара.
«Ел башыннан бирле республиканың Мамадыш һәм Арча урманчыларыннан гадәти чыршы һәм нарат орлыкларыннан гомуми 10 килограмм күләмендә 2 партия алдык, – дип сөйләде «Татарстан урман орлыгы станциясе» бүлеге җитәкчесе Елена Мурзаева. – Орлыклар норматив таләпләргә туры китереп апробация узды, беренче сыйфат классы бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча сертификатлар бирелде».
Исегезгә төшерәбез, урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды, уңышсыз еллар булган очракта, урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен тәэмин итү максатында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды. Орлыклар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендәге махсуслаштырылган складында саклана. Хәзерге вакытта фондта 295 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән 176 кг – нарат, 105 кг – чыршы, 14 кг – карагай орлыгы.