Бүген республиканың урман тармагы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрик итте. Белгечләр ветераннар янына барып, аларга бүләкләр тапшырды.
Бөек Ватан сугышы (1941 елның 22 нче июне – 1945 елның 9 нчы мае) Россия дәүләте тарихында иң канкойгыч вакыйга була. Ул миллионлаган совет гражданнарының – сугышчыларның да, тыныч халыкның да гомерен алып киткән һәм һәр кешенең күңелендә онытылмас эз калдырган.
Быел Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм алдыннан төрле тематик чаралар үткәрелә, аларга безнең илдә яшәүче һәр кеше кушыла ала. Алар арасында – «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе, «Кызыл канәфер» бөтенроссия хәйрия акциясе, «Үлемсез полк» онлайн-йөреше һәм «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия акциясе.