Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның Җиңү көне белән котлавы

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Җиңү көне белән тәбрик итәм!

Җиңү көне – изге, бөек һәм бөтенхалык бәйрәм, ул илдә яшәгән һәркемгә  кадерле. Әлеге бәйрәмдә һәр гаиләнең һәм һәр кешенең шәхси тарихыннан бер өлеше бар, дип юкка гына әйтмиләр. Без канкойгыч сугыш кырларында батырларча көрәшеп, тылда фидакарьлек белән көч куйган, Бөек Җиңүне якынлаштырган геройларыбызның батырлыгы, ныклыгы, үҗәтлеге турында хәтерлибез, беркайчан да онытмаячакбыз.

Бөек Ватан сугышы вакытында илнең оборона сәләтен ныгытуга урман хуҗалыгы һәм агач эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре дә зур өлеш кертте, алар фронтка утын һәм эшлекле агач, чаңгы, мылтык көбәкләре, миналар һәм патроннар өчен тартмалар, сапер көрәкләре өчен саплар һәм башка кирәкле продукцияне җиткереп торган. Сезнең батырлык, фидакарь хезмәтегез һәм бурычыгызга тугры калуыгыз безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, сезнең батырлыкларга бәйле хәтер каршында вакыт көчсез. Сез илне яклап калу белән берлектә, сугыштан соңгы катлаулы елларда халык хуҗалыгын торгызуга да бөтен көчегезне бирдегез. Сезнең алда баш иябез һәм безнең өчен башкарган эшләрегез өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, озын һәм бәхетле гомер телим! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

 

ТР урман хуҗалыгы министры  Р.Ә.Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International