Республикада «Парклар маршы» табигать саклау акциясе уздырыла

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Парклар маршы – 2021» халыкара табигать саклау акциясе үткәрелә.

«Парклар маршы» – Россия Федерациясендә һәм якын илләрдә махсус сакланыла торган табигать территорияләренә ярдәм итүгә багышланган халыкара акция. Аның максаты – хакимиятне, массакүләм мәгълүмат чараларын, бизнесны һәм барлык җәмгыять игътибарын махсус сакланыла торган табигать территорияләре проблемаларына җәлеп итү, ярдәм итү, ватандашлар аңында табигатебез һәм мәдәни байлыгыбыз өчен горурлык хисе уяту.

«Парклар маршы-2021» акциясе кысаларында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Тыюлыклы табигать дөньясы» (темасы – «Су-сазлыклы җирләр тормышы») балаларның сәнгать иҗаты конкурсында, «Без дөньяны чистартабыз» (махсус сакланыла торган табигать территорияләрен, паркларны, скверларны, аллеяларны һ.б. җыештыру) экологик десантлар конкурсында һәм «Гаҗәеп су-сазлык җирләре дөньясы» экологик әкиятләр иҗади конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурслар һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны  https://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2775159.pdf сайтында яки 8 (843) 211-68-62 телефоны буенча белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International