«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 17 маена кадәр Татарстан Республикасында урманнарда югары класслы янгын чыгу хәтәре көтелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, 90% очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора.
Урманда II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Янгын куркынычы янаган хәлләргә космостан, авиация ярдәмендә (1,2 млн.га) һәм җир өстендә (11 мең га) мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).