Татарстанда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үтәлә

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау һәм булганнарын яңарту эшләре тәмамланып килә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 11 маена 2385,2 км яңа полоса булдырылган һәм гомуми озынлыгы 4767,9 км булганнары карап чыгылган.

Моннан тыш, хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмат такталары, аншлаглар һәм янгынга каршы тематикага щитлар урнаштыру эшләре дә алып барыла.

Исегезгә төшерик, быел Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу хәтәре янаган чор – 15 нче апрельдән, янгынга каршы махсус режим 26 нчы апрельдән башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International