Министрлыкта урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлык хезмәткәрләре, республикадагы урманчылыкларларның җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмә Казан шәһәренең 175 номерлы гимназиясендә атыш вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Утырышта төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. «10 майдан Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек температура 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава торышы башланды, – диде ул. – Эсселек 20 майга кадәр дәвам итәр дип көтелә».

Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, киләсе чорда Татарстан Республикасында урманнарда хәтәрлекнең IV классына караган янгын чыгу куркынычы фаразлана. «Шуңа күрә җитәкче-урманчыларга һәм урман хуҗалыклары директорларына янгынга каршы барлык чаралар үтәлешен тәэмин итәргә, урман фонды җирләре янында янгыннарны бетерү буенча үз вакытында чаралар күрергә һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-аңлату эшен дәвам итәргә кирәк», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. «Шулай ук урман фонды җирләрен тикшереп тору эшен куәтләргә һәм өстәмә ирекле янгын дружиналарын җәлеп итү мөмкинлеген карау турында сорыйм. Безнең уртак бурыч – урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорны гадәттән тыш хәлләрдән башка гына уздырып җибәрү», – дип ассызыклады Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International