2021 елда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре: Татарстанда 1400 га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре үткәрелгән

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елның язгы урман культуралары сезоны кысаларында берничә чара тәмамланган. Әйтик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 1400,1 га мәйданда (планның 100%ы) урманнарны торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән урман культураларын утырту – 1295,5 га, үурманнарны үрчетү – 104,6 га.

Исегезгә төшерәбез, быел республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 3855 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак. Шулай ук ел дәвамында 11,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү һәм 30,9 млн. данә стандарт утырту материалы үстерү дә планлаштырыла.

Болар белән берлектә, Татарстанда урманнарны яңадан торгызу буенча башка чаралар да дәвам итә. Быелның 12 маена 1387 гектар мәйданда (79%) яр буйларына агач утырту эшләре башкарылган, 2130 гектар мәйданда (51%) урман культуралары эстәп утыртылган, 13,1 гектар мәйданда (62%) базислы урман питомникларында орлыклар чәчелгән.

Белешмә өчен. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр 179 процент һәм 0 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International