«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында гражданнар өчен урманнарга баруны чикләү режимын кертүгә багышланган матбугат конференциясе узачак

2021 елның 14 мае, җомга

2021 елның 17 маенда, 10:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында гражданнар өчен урманнарга баруны һәм аларга транспорт чаралары кертүне чикләү режимына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнаша.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү  pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша уза.

«Татар-информ» МА сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Теләге булганнар онлайн-видео комментарийларында яки +7 (927) 037-91-10 номеры буенча WhatsApp мессенджерында сораулар бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International