Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышларында катнашты

2021 елның 15 мае, шимбә

Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышлар «Казан шәһәре Үзәк стадионы» ССК» МАУ базасында узды.

Ярышларда Риназ Мөхәммәтҗанов, Әнәс Сөнгатуллин, Алена Мартьянова һәм Альбина Садретдинова составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Элегрәк спартакиада кысаларында чаңгы, баскетбол һәм шахмат ярышлары узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International