Илгизәр Зарипов матбугат конференциясендә Татарстанда гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү турында сөйләде

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү режимын кертүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Режимның үзенчәлекләре, шулай ук урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча Министрлык тарафыннан башкарыла торган эш турында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

«10 майдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек температура 9 градус һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава торышы башланды. Урманнарда югары класслы янгын чыгу куркынычы барлыкка килү сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 12 маендагы 329 номерлы карары белән, агымдагы елның 14 маеннан башлап республикада гражданнарның урманнарда булуын, аларга транспорт чаралары керүен һәм билгеле бер төр эшләр башкарылуын чикләргә туры килде, гамәлдәге законнар нигезендә урманнардан файдалану эшчәнлеген башкаручы затлар гына гомуми файдаланудагы юллардан үтәли йөри ала, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Чикләүләр Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә».

Карар нигезендә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре тарафыннан чикләүләр кертү һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылды, урман биләмәләрендә патруль көчәйтелде, ял көннәрендә кешеләр урманнарга күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырылды. Янгын сүндерү көчләре һәм чаралары, шул исәптән урман янгыннары турында хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чаралары тулысынча әзер, – дип өстәде министрның беренче урынбасары. – Шулай ук халыкка табигый янгыннарның торышы һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша өстәмә мәгълүмат җиткерелә».

Илгизәр Зарипов сүзләренә караганда, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составында урман янгыннарын сүндерү буенча III типтагы 5 станция һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгы хәленә авиация ярдәмендә һәм җир өстендә мониторинг алып барыла, урманнарны янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар комплексы башкарыла, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла. Моннан тыш, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУнең төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли.

Шуннан соң министрның беренче урынбасары журналистларның, аерым алганда, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык, күрше төбәкләрдәге урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары белән хезмәттәшлек һ.б. кагылышлы сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International