Татарстан Республикасында «Лесовоз» оператив-профилактика чарасы үткәрелә. Аның максаты – республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмау.
«Лесовоз» операциясе 15 майда башланып китте һәм 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Чара барышында дәүләт урман инспекторлары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре катнашында рейдлар үткәрелә, алар агач материалы ташуның легальлеген тикшерә. Шулай ук ЮХИДИ юл-патруль хезмәте стационар постларында да уртак кизү торулар оештырылачак».
Исегезгә төшерик, агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга карата, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.