Бүген министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Киңәшмәдә министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә тукталды.
«Фаразланган мәгълүматларга караганда, 24 майга кадәр Татарстан Республикасында аномаль эссе һава торышы саклана, шуңа бәйле рәвештә, урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы саклана, – диде Илгизәр Зарипов. – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә 699 термик нокта теркәлгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 306 ноктага күбрәк. Шуңа күрә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контрольне арттырырга кирәк».
Министрның беренче урынбасары урман фонды җирләрен патрульләү, патруль төркемнәре санын арттыру, янгынга каршы чаралар үткәрү, халык арасында агитация-профилактика эше алып бару һ.б. белән бәйле мәсьәләләрне билгеләде.
Киңәшмә ахырында Илгизәр Зарипов Лубян урман-техника көллиятендә булачак кабул итү кампаниясе турында мәгълүмат бирде һәм COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы профилактика чараларын үтәү кирәклеге турында искәртте.