Түбән Новгородта Урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бүген Түбән Новгород шәһәрендә «3-ФЗ һәм Россия Федерациясендә урман комплексын цифрлы трансформацияләү. Модернизацияләнгән ЛесЕГАИС һәм УК ФДМС» темасына видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников рәислегендә узды. Анда Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Екатерина Карутина, Идел буе федераль округында урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Утырышта төп нотыклар белән Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский һәм «Рослесинфорг» ФДБУ баш аналитигы, 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча Рослесхозның проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев чыгыш ясады.

Александр Орнатский Идел буе федераль округы төбәкләренең урман декларацияләрен һәм урманнардан файдалану турында электрон документлар рәвешендә хисапларны кабул итүгә әзерлеге, ә Александр Мариев – 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру һәм урман комплексының бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасын (УК ФДМС) булдыру мәсьәләләренә тукталды.

Аннары Россия Федерациясе урман комплексын цифрлы трансформацияләү, урман хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре һ.б. турында фикер алыштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International