Татарстанда яшь үсентеләрне карау эшләренә керештеләр

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләренә керештеләр. Эшләргә беренчеләрдән булып «Биләр урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре керешкән.

«Тәрбияви кисү һәм үсентеләрнең куелыгын көйләү кебек урман хуҗалыгы чаралары үткәрелә, – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Василий Чернов. – Әлеге чараларның максаты – урман утыртмаларының куелыгын җайга салу, яшь үсентеләрнең токым составын һәм төп токым агачларының үсеш шартларын яхшырту».

Аның сүзләренә караганда, 2021 елда Татарстан Республикасында 3 мең гектар мәйданда яшь үсентеләр каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International