Урман тармагы белгечләре халык арасында Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары белән керүне чикләү режимының үзенчәлекләре турында аңлату эшләре алып бара. «Без мәгълүмати листовкалар таратабыз, гражданнарга режимның гамәлдә булуы турында хәбәр итәбез һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртәбез, – дип сөйләде «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев. – Моннан тыш, тәүлек буе кизү тору оештырылды һәм урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү максатларында урман биләмәләрен тикшереп тору эше куәтләндерелде».
Исегезгә төшерик, ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 12 маендагы 329 номерлы карары белән Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарга баруына һәм урманнарга транспорт чаралары белән үтеп керүгә каршы 14 майдан башлап 21 календарь көненә кадәр чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.
Карар нигезендә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре тарафыннан чикләүләр кертү һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган.
Татарстан Республикасы урманнарында урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.