Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының икенче ротациясен чәчү эшләре бара. «Чәчүгә 17 майда керештек, һәрберсендә 8әр кешелек 3 смена оештырылды. 6 көн эчендә эшне төгәлләргә планлаштырабыз, – дип сөйләде үзәк директоры Руслан Газизов. – Барлыгы 4 миллион данә нарат, каен һәм сары сәрви агачы орлыгы чәчеләчәк. Параллель рәвештә беренче ротация орлыкларын үстереп бетерү кырларына чыгару эшләре дә гамәлгә ашырыла».
Исегезгә төшерик, стандарт утырту материалын үстерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. 2020 елда ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә һәм республиканың базислы урман питомникларында 37,4 млн. үсенте үстерелгән, шул исәптән ылыслы токымнар – 28,8 млн., яфраклы токымнар – 7,5 млн., куаклар – 1,1 млн. данә.
Быел стандарт утырту материалы 30,9 млн. данәдән дә ким булмаска тиеш.