Татарстанда соңгы кыңгырауларда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәктәпләрен тәмамлаучылар узган шимбә – 22 майда узган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар. Зеленодольск шәһәрендә чараларның берсе А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей территориясендә узган.

Акция барышында укучылар Советлар Союзы маршалы Г.К.Жуковка истәлек тактасы тирәсендәге лицей территориясендә 30 каштан һәм ак свидина, шулай ук лилейник һәм бәрхет үсентеләре утырткан.

Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Татарстан Республикасында 2021 елның 20 апрелендә башланып китте. Быелның 24 маена фронттан туганнары һәм якын кешеләре янына әйләнеп кайтмаган 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1 млн. үсенте утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International