Лубян урман-техника көллияте студенты Владимир Шишкин Юниорларның «Подрост» XVIII бөтенроссия урман конкурсында катнаша

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бүген Юниорларның «Подрост» XVIII бөтенроссия урман конкурсының читтән торып финал этабы башланган («Табигатьне саклау һәм урман байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт өчен»).

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза: «Урман хуҗалыгы профилендәге һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларның иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше», «Урман белеме һәм урманчылык белеме», «Мәктәп урманчылыклары – эшчәнлекне программа-методик яктан тәэмин итү», «Табигатьне саклау эшчәнлеге», «Урман хайваннары экологиясе» һәм «Урман үсемлекләре экологиясе». Жюри Россия Федерациясенең 50 субъектыннан 84 финалист эшен караячак. Алар арасында – «Лубян урман-техника көллияте»  ДБҺБУ студенты Владимир Шишкин, «Лубян урманчылыгы»  ДКУ шартларында урман таксациясе эшләрендә иярчен навигация җиһазларын куллану» проектын тәкъдим итәчәк.

Шунысын да искәртик: Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсы 2004 елдан бирле уздырыла. Аның максаты – экологик агарту һәм илнең белем бирү учреждениеләрендә урман турындагы белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, урман экологиясе, урман фәне һәм урманнарны яклау ысуллары буенча белем һәм күнекмәләр алу, урманнарны карау һәм торгызу инициативаларына ярдәм итү. Гадәттәгечә, конкурста 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге гомуми белем бирү оешмалары укучылары, 16 яшьтән 21 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре, өстәмә белем бирүче укытучылар, урман хуҗалыгы һәм табигатьне саклау оешмалары белгечләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International