Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2021 елда «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырыш узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов үткәрде.
Видеоконференция режимында узган чарада Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты һәм Идел буе федераль округы урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында 2021 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторларына ирешү, урман янгыннарын сүндерү һәм урман культуралары техникасын сатып алу мәсьәләләре каралды.
Аерым алганда, кыскача доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул сөйләп узганча, проект буенча, быел Татарстан Республикасында 3855 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак. Бүгенге көнгә 1295,5 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 104,6 га мәйданда урманнарны үрчетү эшләре башкарылган.
«Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру Министрлыкка буйсына торган оешмаларда техника паркын яңартырга, урманнарны янгыннардан саклау һәм урманнарны торгызу эшләренең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Рәис Гомәров. – Акчаны вакытында үзләштерми калу куркынычы юк».
Аның сүзләренә караганда, 2021 елда урман хуҗалыкларына инде 26 берәмлек техника (8 берәмлек күләмендә АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, УАЗ-390945 базасында 13 берәмлек универсаль урман янгыннарын сүндерү комплексы, урман янгыннарын сүндерү буенча 5 берәмлек УЛПК-4П универсаль комплексы) һәм янгынга каршы билгеләнешле 58 берәмлек техника (югары басымлы янгын сүндерү җайланмалары, һава өрдерү җайланмалары, күчмә мотопомпалар, метеостанцияләр һ.б.) сатып алынган һәм тапшырылган.