Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урман корылышы эшләре алып барыла

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урман корылышы эшләре алып барыла. «Хәзерге вакытта Лубян урманчылыгының 24, 41 һәм 42 нче кварталларында эшлибез, эшләргә 4 кеше җәлеп ителде, – дип сөйләде «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалының әйдәп баручы инженеры, урман корылышы экспедициясе җитәкчесе Ринат Федулов. – Урман корылышы барышында урман утыртмалары торышына бәя биреләчәк, шулай ук урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексы эшләнәчәк».

Аның сүзләренә караганда, 13 мең гектар мәйданда урман корылышы эшләрен башкарырга кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, урман корылышы – урман хуҗалыгы эшчәнлегенең махсуслаштырылган төре, ул урманнардан рациональ файдалану, продуктивлыкны арттыру, аларны торгызу һәм яклау, урман хуҗалыгын алып бару культурасын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт чаралары системасын эшләүне тәэмин итә. Урман корылышы материалларын актуаль хәлдә тоту өчен, ул 10 елга бер тапкырдан кимрәк булмаган ешлыкта уздырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International