Республиканың Чирмешән районында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы уздырыла

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы уздырыла. Чара барышында Чирмешән урманчылыгының урман фонды территориясендә янгынга каршы минераллаштырылган 29,5 км яңа полоса салынган һәм 113 км озынлыкта гамәлдә булганнары карап чыгылган.

«Шулай ук Чирмешән урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан янгынга каршы билгеләнгән юлларны төзү һәм үзгәртеп кору, урманнарга килә торган гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү эшләре башкарыла. Мисал өчен, быел Казансу, Якты Тау һәм Чишмә кишәрлеге урманчылыкларында 10 беседка ремонтланды, – дип сөйләде «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин. – Моның белән беррәттән, без урман фонды җирләрен тикшереп тору һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен күзәтеп торуны да көчәйттек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International