Татарстан Республикасында Азнакай һәм Бөгелмә урманчылыкларының урман фонды территориясендә зарарлы организм чыганакларын бетерү эшләре уздырылган. Эшләр барлыгы 173 гектар мәйданда башкарылган.
«Әлеге урманчылыклардагы кишәрлекләр боҗралы ефәк күбәләге белән зарарланган иде. Бу корткыч урманнар һәм җимеш бирә торган токымнар, бигрәк тә имән һәм алмагачлар өчен куркыныч тудыра. Кортлар яфрак табакларын зарарлый, шул ук вакытта вакытта пәрәвез оялары барлыкка китерә. Корткычлар еш кына яфракларны юк итә, бигрәк тә җимеш бирә торган агачларда, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. – Эшкәртү эшләре биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән башкарылды».
«Бу очракта без конкрет урман корткычлары чыганакларын вакытында ачыкладык һәм аларга каршы үз вакытында көрәш чараларын күрдек, – дип өстәде Алексей Мосунов. – Без алга таба да республика урманнарында, бигрәк тә әлеге урманчылыкларда, урман патологиясе торышын күзәтеп торачакбыз».