Лубян урман-техника көллияте укытучысы Рәсил Гайнанов «Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең хезмәт сагы буенча иң яхшы вәкаләтле вәкил» конкурсында 2 нче урын алган

2021 елның 28 мае, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең хезмәт сагы буенча иң яхшы вәкаләтле вәкил» X Республика смотр-конкурсының йомгаклау этабы узган. Исегезгә төшерик, әлеге конкурс Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе тарафыннан эш бирүчеләрнең хезмәткәрләрнең сәламәтлеккә һәм имин эш шартларына законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәвен контрольдә тоту, шулай ук эш урыннарында хезмәтне саклау шартларын контрольдә тоту буенча эшли торган вәкаләтлеләрнең абруен һәм ролен арттыру максатында уздырыла.

Конкурста Татарстан Республикасының урман тармагыннан беренче тапкыр Лубян урман-техника көллияте укытучысы, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы әгъзасы, хезмәт сагы буенча вәкаләтле Рәсил Гайнанов катнашкан. Аңа теләктәшлек күрсәтү өчен дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри берлегенең республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, көллият студентлары һәм укытучылары килгән.

Хезмәт сагы буенча иң яхшы вәкаләтле вәкил исеменә финалда барлыгы 12 кеше көч сынашкан. Аларның барысы да югары дәрәҗәдә белемле булуларын һәм хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр тарафыннан хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне пропагандалауга карата иҗади якын килүләрен күрсәткән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Рәсил Гайнановка 2 нче урын бирелгән.

Рәсил Зәкиҗановны лаеклы җиңүе белән тәбрик итәбез! Яңа җиңүләр һәм уңышлар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International