Министрлыкта урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Министрлыкта урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, республика урманчылыклары җитәкче-урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. «Фаразланган мәгълүматларга караганда, 1 июньнән 7 июньгә кадәр Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы сакланачак, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә 722 термик нокта теркәлгән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 308 ноктага күбрәк. Урман янгыннарын кисәтү буенча системалы эшне дәвам итәргә кирәк».

Министрның беренче урынбасары урман фонды җирләрен патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, урман янгыннарына каршы пропаганда буенча чаралар комплексын үтәүгә бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде.

Илгизәр Зарипов шулай ук урман патологиясен тикшерү һәм зарарлы организмнар таралуын кисәтү чараларын үткәрү тәртибен регламентлаучы урман законнарындагы үзгәрешләр турында да сөйләде.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. «Урманнарда санитар куркынычсызлыкка кагылышлы барлык документларны игътибар белән өйрәнегез, – диде Равил Кузюров, видеоконференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Моннан тыш, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы белән эшләү аспектларына һәм тулаем урман тармагын цифрлаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Билгеле булганча, агымдагы елның 1 июленнән урман патологиясен тикшерү актлары бары электрон рәвештә генә кабул ителәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International