«Балалар күзлегеннән – хәтер бакчасы» балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты 5 июньгә кадәр озайтылган

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

«Балалар күзлегеннән – хәтер бакчасы» балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты 2021 елның 5 июненә кадәр озайтылган. Исегезгә төшерик, элегрәк гаризалар җыюны Халыкара балаларны яклау көнендә, 1 июньдә тәмамлау планлаштырыла иде.

«Соңгы берничә атна эчендә эшләр саны артып китте, – дип хәбәр иттеләр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең оештыру комитетында. – Без моны каникул башлануына бәйләп аңлатабыз. Моннан тыш, күп кенә төбәкләрдә агач утырту сезоны ахырына якынлаша һәм гаиләләр яңа форматта катнашырга карар кыла. Балаларны төп приз оту мөмкинлегеннән мәхрүм итәсе килми, шуңа күрә эшләрне кабул итү вакыты бишенче июньгә кадәр озайтылачак».

Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурска Россия Федерациясенең 76 субъектыннан 4 меңнән артык эш килгән.

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен https://садпамяти2021.рф/ проект сайтында гариза тутырырга һәм рәсемне кертергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат: https://садпамяти2021.рф/content/uploads/2021/05/Положение_о_конкурсе_детского_рисунка_СП.pdf?12345.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International