Татарстанда урман культураларын агротехник карау эшләренә керештеләр

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре башланып китте. Аксубай, Арча, Алабуга һәм Шәһәр яны урман хуҗалыклары хезмәткәрләре әлеге чараларга беренчеләрдән булып кереште.

Агымдагы елда урман культураларын агротехник карау эшләре барлыгы 14,3 мең гектар мәйданда башкарылачак. Иң күп эшләр Минзәлә (996 га), Кама (900 га) һәм Кызыл Йолдыз (907 га) урманчылыклары территориясендә планлаштырылган.

Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International