Бүген ТР Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Лубян урман-техника көллияте биналарын төзекләндерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә булды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин, муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев, «Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин һ.б. катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Лубян урман-техника көллиятенең тулай торакларында барган ремонт һәм территорияләрне төзекләндерү эшләре белән танышты. Шулай ук көллиятне газлаштыру, җылылык челтәрләре торбаүткәргечләрен салу һ.б. эшләрнең дә сыйфаты бәяләнде.
Көллияттәге ремонт эшләре быелның 28 июлендә тәмамланыр дип көтелә.