Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контроль көчәйтелде.
«Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә 741 термик нокта теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 325 ноктага күбрәк, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Шуңа күрә хәзерге вакытта республикада урман фонды җирләрендә патрульлек эшләре көчәйтелде. Шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм халык арасында агитация-профилактика эш дә алып барыла».
Айрат Әхмәров сүзләренә караганда, ел башыннан Татарстанда урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,3 мең кисәтү бирелгән һәм аларны бозган өчен 172,5 мең сумлык 20 карар чыгарылган.