Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше проектын гамәлгә ашыру кысаларында компенсацияле урман торгызу эшләренә әзерлек чаралары бара.
«Проект буенча, әлеге трассаны төзегәндә, гомуми мәйданы 300 гектар булган урман фонды җирләрен сәнәгать җирләренә күчерү күздә тотыла, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 7 маендагы 566 номерлы карары нигезендә, урман фонды җирләрен башка категорияләргә күчергән очракта, урманнар компенсацияле рәвештә торгызылырга тиеш».
Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, компенсацияле урман торгызу эшләре бу елның көзендә үк башкарылачак. «Хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан, муниципаль районнар администрацияләре белән берлектә, Кайбыч, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнары чикләрендә булачак трассага янәшә торган участоклар сайлана, бу эш инде төгәлләнеп килә, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Якын арада аукцион үткәрелер дип көтелә, аның нәтиҗәләре буенча урманнарны компенсацияле торгызу эшләрен башкаручылар билгеләнәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә һәм урман хуҗалыкларында бу эшләрне башкару өчен барлык чаралар һәм ресурслар – кирәкле техника, сыйфатлы стандарт утырту материалы һәм югары квалификацияле белгечләр бар».